Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. Бу елның 21 июненә алар 6,9 мең гектар мәйданда башкарылган. Агымдагы елда мондый эшләр 17,9 мең гектарда башкарылачак.
Урман культураларын агротехник карау – туфрак йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне аклау юлы белән культивацияләнүче агач һәм куакларның үсеп китүе һәм үсү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Алымнарның ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.