"Яшел армия" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Татарстан мәктәп урманчылыкларының III слетына әзерләнә

2019 елның 21 июне, җомга

Әгерҗе районы Сарсак-Омга лицееның "Яшел армия" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетына әзерләнә. Балалар урман хуҗалыгы терминнарын һәм төшенчәләрен, урман хуҗалыгы эшләре төрләрен, сирәк үсемлекләрне һәм хайваннарны өйрәнә.

Чираттагы очрашуда биология һәм химия укытучысы, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Галина Васильева укучыларга үсентеләрне утырту ысуллары һәм кагыйдәләре, шулай ук аларны карау тәртибе турында искә төшерде.

Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты 2019 елның 29-31 июль көннәрендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында узачак. Ярышларда 31 команда катнашачак, катнашучыларның гомуми саны 120 кешедән артык булачак. Слетка барлыгы 200 артык кеше җыелыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International