4-5 июльдә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында "Урман кисүче – 2019" чемпионатының төбәк этабы узачак

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

2019 елның 4 нче июленнән 5 нче июленә кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә урман аударучылар арасында бензомоторлы пычкылар, харвестер һәм форвардер машинистрлары арасында "Урман кисүче – 2019" чемпионатының төбәк этабы узачак. Ярышларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларыннан һәм Лубян урман-техника көллиятеннән 100дән артык белгеч катнашачак.

Ярышлар барышында урман кисүчеләргә агач аудару, бензин пычкысы чылбырын алыштыру, катнаш кисем белән бүрәнә кисү, төгәл кисү, ботак кисү һәм эстафета кебек биремнәрне башкарырга туры киләчәк. Харвестер машинистлары пычкы аппаратын җыю һәм сүтеп алу, вакыт озынлыгына бүрәнә кисү, агач аудару, ә форвардер операторлары – бүрәнә төяү, маневрлау, бушату һәм сортировкалау осталыкларын күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International