Шушы көннәрдә "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белән Суводск урман хуҗалыгы техникумы (Киров өлкәсе) арасында урман тармагы өчен белгечләр әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешү кысаларында техникум студентлары учреждениегә йөри, урманнарның санитар торышын контрольдә тоту өлкәсендә беренче эш тәҗрибәсен ала алачак.
Элегрәк, май аенда, Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде.