Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта министр урынбасарлары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, санитар-савыктыру чараларын үткәрү, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу мәсьәләләре каралды.
Аерым алганда, министрга узган атнада дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 470 патрульлек үткәрелүе, административ хокук бозулар турында 50 беркетмә төзелүе һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга юл куймау турында 51 кисәтү бирелүе хакында сөйләделәр. "Агач ташучы машина" операциясе кысаларында 28 рейд үткәрелгән, 19 автомашина тикшерелгән, хокук бозулар ачыкланмаган.
Киңәшмә азагында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетын үткәрүгә һәм Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләүгә кагылышлы кайбер йөкләмәләр бирде.