Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре яшь агачларны карау эшен төгәлләде

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

"Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре яшь агачларны карау эшен төгәлләде. "Урман утыртмаларының куелыгын көйләү, яшь агачларның токым һәм сыйфат составын һәм агачларны үстерү шартларын яхшырту максатларында тоныкландыру һәм аралау эшләре башкарылды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. – План нигезендә, эшләр 80 гектар мәйданда башкарылды".

Быелның 26 июненә Татарстан Республикасы буенча 612 гектар мәйданда яшь агачларга тәрбияви кисүләр уздырылган. Мамадыш, Минзәлә һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы белгечләре эшне югары тизлек белән башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International