Бүген "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ 32 нче һәм 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студентлары диплом эшләрен яклады. Дәүләт имтиханы комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, көллият директоры Рим Фәхраҗиев, укыту-производство эше буенча директор урынбасары Валерий Кульгеев, укытучылар – Рәсил Гайнанов, Павел Сухов һәм Елена Усова катнашты.
Барлыгы 11 кеше диплом эшләрен яклауга рөхсәт алды. Алар урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү, урманнарны яклау, таксацияләү чараларын үткәрү белән бәйле проектларны тәкъдим итте.
"Барлык студентлар да зур эш башкарган һәм үз проектларын лаеклы тәкъдим итте, югары дәрәҗәле белем һәм яхшы практик база булуын күрсәттеләр. Күп кенә кызыклы эшләр булды", – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.