ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2019 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалын үстерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләүгә кереште. Август ахырына кадәр урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге белгечләренә 30 урманчылыкның, Лубян урман-техника көллиятенең урман фонды территорияләрен һәм республикадагы 31 урман хуҗалыгының урман питомникларын карарга туры киләчәк.
Бүген бүлек башлыгы Тимур Галиев – ТР "Кама урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесендә һәм ТР "Кама урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесендә, ә әйдәп баручы консультант Андрей Атаманов ТР "Әлмәт урманчылыгы" ДКУ һәм "Әлмәт урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләрендә булдылар.