Татарстанның мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр Краснодар краенда "Урман үсентесе" профильле сменасында катнаша

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 26 июньдә, Краснодар краенда "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәге" ФДБМУ "Олимпийский" балалар лагере базасында мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен "Урман үсентесе" дигән профильле сменаны ачу тантанасы узды. Балаларны смена башлануы белән Рослесхозның Фән һәм халыкара хезмәттәшлек идарәсенең гражданнар җәмгыяте белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары Юлия Филиппова һәм төбәкнең нәфис сүз осталары бәйгесе, өлкәнең "Подрост" бәйгесендә җиңү яулаган, Волгоград өлкәсеннән килгән Влад Овчинников котлады.

Быел сменада Россия Федерациясенең 59 субъектыннан 140 артык кеше катнаша. Татарстан Республикасыннан чарада мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче 3 бала катанаша: Ильяс Галимов (Арча районы, Лесхоз мәктәбенең "Табигать варислары" берләшмәсе), Светлана Богомолова (Кукмара районы, Лубян урта мәктәбенең "Экос" берләшмәсе) һәм Илзат Латыйпов (Саба районы, Лесхоз урта мәктәбе, "Нургали оныклары" берләшмәсе).

Өч атна дәвамында балалар эко-лабораторияләрдә һәм эко-студияләрдә, төрле мастер-классларда, квестларда, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшлекле уеннарда катнашачак, "Авиалесохрана" барлыкка килү көнен билгеләп үтәчәк һәм экскурсия үткәрү өчен экологик маршрут булдырачак.

Мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен "Урман үсентесе" профильле сменасын Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы оештыра. Сменада катнашучылар юниорларның "Подрост" Бөтенроссия урман конкурсының төбәк этапларында, "Иң яхшы мәктәп урманчылыгы" дигән россиякүләм читтән торып катнашулы смотр-конкурсында, мәктәп урманчылыкларының республика һәм өлкә слетларында җиңүчеләр һәм призерлар арасыннан сайлап алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International