Бүген "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.
Равил Кузюров үз чыгышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар турында сөйләде. "Урман хуҗалыгы яшь кадрларга мохтаҗ, Министрлыкның, урманчылыкларыбызның һәм урман хуҗалыкларының ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык", – диде чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп, Равил Кузюров.
"Лубян урман-техника көллиятендә үткәрелгән елларны яратып искә алырсыз дип ышанам. Биредә сез яңа белемнәр, осталык һәм күнекмәләр алдыгыз, сәләтегезне һәм талантыгызны күрсәттегез, беренче җиңү шатлыгын һәм беренче җиңелү ачысын татыдыгыз, тугры дуслар таптыгыз, – дип өстәде министр. – Чын күңелдән сезне көллиятне тәмамлавыгыз белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим".
Көллиятне тәмамлаучыларны шулай ук район башлыгы Сергей Димитриев та котлады. Ул яшь белгечләргә бәхет, иминлек һәм һөнәри эшчәнлектә уңышлар теләде.
Аннары көллиятне тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Аларны 77 кеше алды. Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучылары шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Лубян урман-техника көллияте урман хуҗалыгы өчен 1921 елдан бирле кадрлар әзерли. Бу вакыт эчендә биредә 9,2 меңнән артык белгеч чыгарылган. Хәзер көллияттә өч юнәлеш буенча белем бирелә: урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча).