"Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эш алып бара. "Үсентеләрне вакытында утыртып кына калмыйча, агротехник карау эшен дә вакытында үткәрү мөһим, – ди урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров. – Шулай итеп, без кәлшәләргә үсеп китү өчен туфрак йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне аклау юлы белән шартларны яхшырта алабыз".
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә агротехник карау эшләре 327 гектар мәйданда башкарылган. "Урман фонды территориясендә тәрбия эшләре кул белән башкарыла, ә яр-сыза утыртмаларына нигез салынган урыннарда – механикалаштырылган. 4 бригада эшли", – дип өстәде Альберт Закиров.
Татарстан Республикасы буенча агымдагы елның 28 июненә урман культураларын агротехник карау эшләре 7,7 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.