"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Яшь эколог" экологик сменасында катнаша

2019 елның 28 июне, җомга

Биектау муниципаль районының "Костер" республика балаларны савыктыру-белем бирү үзәге базасында "Яшь эколог" дигән экологик смена үткәрелә. Чараны оештыручылар – Казан шәһәренең "Шәһәр балалар экология-биология үзәге" МБУ һәм "Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге" МБУ.

Экологик сменада 10 яшьтән 17 яшькәчә 200 бала катнаша, шул исәптән Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр дә.

"Смена 21 июньдә башланды һәм 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк, – дип сөйләде "Шәһәр балалар экология-биология үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Лилия Арсланова. – Безнең төп бурыч – балаларга экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре турында сөйләү. Төрле фестивальләр, квестлар, уеннар һәм экологик юнәлешле викториналар үткәрәбез".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International