Республиканың урман тармагы белгечләре һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара

2019 елның 28 июне, җомга

Кичә, 27 июньдә, Лениногорск урманчылыгының Зәй-Каратай кишәрлегендә участок урманчысы вазыйфаларын башкаручы Роза Якупова һәм "Лениногорск урман хуҗалыгы" ДБУ урман остасы Ольга Исхакова "Родничок" балаларны савыктыру лагерында (Лениногорск ш.) ял итүче балалар белән һөнәри юнәлешкә корылган очрашу үткәрде.

Укучылар белән очрашу барышында белгечләр Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы хакында һәм урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча үткәрелә торган эшләр турында сөйләде. Тармак һөнәрләренә, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ укыту шартларына һәм әзерлек юнәлешләренә аерым игътибар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә. Абитуриентлар "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе" белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 нчы сыйныф базасында уку вакыты – 3 ел да 10 ай, 11 нче сыйныф базасында – 2 ел да 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

Тулырак мәгълүматны көллият сайтында белергә була:  http://lublt.ru яки түбәндәге телефон буенча: 8 (84364) 23-2-23.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International