Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында 4 нче һәм 6 нчы курс студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау тәмамланды. "Төрле темалар буенча 62 диплом проекты кабул ителде, – дип сөйләде факультет деканы Людмила Пухачева. – Барлык студентлар да үз эшләрен лаеклы тәкъдим итте. Аларның күбесендә урман хуҗалыгында куллана ала торган файдалы киңәшләр бар".
Югары уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы киләсе атнада, 11 июльдә булыр дип көтелә.