2019 елның 1 яртыеллыгында республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 14,1 меңнән артык патруль үткәрелгән

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 14,1 меңнән артык патруль үткәрелгән. Федераль дәүләт урман күзәтчелеген һәм урманнарда янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыру барышында административ хокук бозулар турында 426 беркетмә төзелгән. Урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын, урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуы иң еш очрый торган хокук бозу очраклары булып тора.

Болар белән берлектә, урман фондына янәшә торучы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм мондый җир кишәрлекләреннән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International