Равил Кузюров "Урман кисүче" чемпионатының төбәк этабында катнашучылар турында: бездә югары квалификацияле белгечләр күп

2019 елның 5 июле, җомга

Бүген Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә "Стадион-ипподром" муниципаль бюджет учреждениесе базасында урман аударучылар арасында бензомоторлы пычкылар, харвестер һәм форвардер машинистлары арасында "Урман кисүче – 2019" чемпионатының төбәк этабының икенче көне узды. Аның кысаларында ботак кисү, агач аудару һәм вакыт озынлыгына бүрәнә кисү буенча ярышлар (харвестер операторлары ярышлары) һәм эстафета узды.

Быел "Урман кисүче" чемпионатының төбәк этабында Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларыннан һәм Лубян урман-техника көллиятеннән 100дән артык белгеч катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, көллият командасында 2 кыз да бар иде, алар ир-атлардан бер дә калышмады.

Ярышларны ябу тантанасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль районнар башлыклары Анатолий Иванов, Рәис Миңнеханов, Сергей Димитриев, Мебель һәм агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре ассоциациясе генераль директоры Тимур Иртуганов һәм башкалар катнашты.

"Бу 2 көн эчендә без сезнең һөнәри осталыгыгызны күрә алдык, һәм шуны әйтергә кирәк: без канәгать калдык, – диде, чемпионатта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Бездә югары квалификацияле белгечләр күп. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм һөнәри уңышлар телим. Әлеге ярышлар сезне тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешергә рухландырсын".

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чемпионатта катнашучыларда шәһәрнең уңай тәэсирләр генә калдырачагына өмет белдерде. "Барыгызга да бәхет, сәламәтлек һәм башлаган эшегездә уңышлар телим. Һәм, әлбәттә инде, урман аударучылар арасында "Урман кисүче – 2019" VII Россия чемпионатында Татарстан Республикасы данын яклаучылар җиңеп чыксын", – дип өстәде ул.

"Урман кисүче" чемпионатының төбәк этабы нәтиҗәләре буенча "Агач аудару" ярышларында 1 нче урынны "Нурлат урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесеннән Николай Гришаков алды, 2 нче урында – Фидаил Һадиев ("Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ), 3 нче урында – Алинә Мәрданова ("Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ).

"Чылбыр алыштыру" бәйгесендә Фидаил Һадиев җиңү яулады, 2 нче урында – Станислав Маринин ("Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ), 3 нче урында – Николай Гришаков.

"Катнаш кисү" ярышында 1 нче урынга Николай Гришаков лаек булды, 2 нче урында – Николай Макаров ("Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ), 3 нче урында – Марсель Шәфыйков ("Лениногорск урман хуҗалыгы" ДБУ).

"Төгәл кисү" бәйгесендә 1 нче урын өчен көрәштә Николай Гришаков җиңде, 2 нче урын – Станислав Марининга ("Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ), 3 нче урын Сергей Николаевка ("Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ) бирелде.

"Ботаклар кисү" ярышында 1 нче урынны Фидаил Һадиев яулады, 2 нче урынны – Николай Гришаков, 3 нче урынны Станислав Маринин алды.

Форвардер машинистлары арасында 1 нче урынны – Руслан Николаев ("Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ), 2 нче урынны – Владислав Владимиров ("Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ), 3 нче урынны Рафис Рәхмәтуллин ("Түбән Кама урман хуҗалыгы" ДБУ) алды.

Харвестер операторлары арасындагы ярышларда Валерий Кондратьев ("Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ) җиңү яулады, 2 нче урында – Илнур Хәлимов ("Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ), 3 нче урында – Айзат Нуриев ("Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ).

Эстафета нәтиҗәләре буенча "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ командасы 1 нче урынга лаек булды, 2 нче урында – "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ, 3 нче урында – "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ, 2 нче урында – "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ һәм 3 нче урында – "Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ДБУ. "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ "Команда беренчелеге" номинациясендә билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International