Республикада яшь агачларны карау эше дәвам итә

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында яшь агачларны карау эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 9 июленә булган мәгълүматларга караганда, яшь агачларны карау буенча 1061 гектар мәйданда кисү эшләре башкарылган.

Әлеге төр эшләрне Мамадыш (159 га мәйданда), Чирмешән (80 га) һәм Саба (62 га) урман хуҗалыгы хезмәткәрләре төгәлләгән.

Белешмә өчен. Яшь агачларны тәрбияви кисү – урманнарны максатчан үстерүгә юнәлтелгән урман хуҗалыгы чаралары. Аларның максаты – урман утыртмаларының куелыгын җайга салу, яшь үсентеләрнең токым һәм сыйфатлы составын һәм агачларны үстерү шартларын яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International