Татарстан Республикасында "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә. Республикада яшәүче һәр кеше, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефон номерларына шалтыратып, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.
2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты аша 528 мөрәҗәгать килде, шул исәптән 436 – бердәм федераль номер буенча, шуларның 80 – янып китү очраклары буенча, 2 – законсыз кисү фактлары буенча һәм 446 – урман хуҗалыгына бәйле башка мәсьәләләр буенча.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылды һәм гамәлдәге законнар нигезендә карап тикшерелде.