КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга керү өчен документлар кабул ителә

2019 елның 9 июле, сишәмбе

2019 елда Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга керү өчен документлар кабул ителә.

Бакалавриат программасы буенча "Урман эше", "Ландшафт архитектурасы" һәм "Экология һәм табигатьтән файдалану" белгечлекләренә, магистратура программасы буенча "Урман эше" белгечлегенә укучылар туплана. Абитуриентлар университетка БДИ нәтиҗәләре буенча да, вуз үткәрә торган керү сынаулары нәтиҗәләре буенча да керә ала. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

"Бездә студентларга уңышлы белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, без теория буенча да, практик белемнәр дә бирәбез. Безгә килеп, балалар республикабызның һәм илнең башка төбәкләренең алдынгы предприятиеләрендә стажировка узу мөмкинлеген алачак, – дип сөйләде факультет деканы Людмила Пухачева. – Беренче вакытларда безнең студентлар югары уку йорты эшчәнлегендә, төрле мәдәни-массакүләм чараларда һәм спорт ярышларында актив катнаша".

Тулырак мәгълүматны вуз сайтында: http://priem.kazgau.ru яки  8 (843) 236-66-71, 567-46-30 телефоннары буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International