Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, анда йөкләмәләр үтәлеше барышы турында фикер алыштылар, шулай ук киләчәккә бурычлар куелды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, санитар-савыктыру чараларын үткәрү, тоту өчен билгеләнгән диләнкене үзләштерү, "Аверс: Урман фондына идарә итү" урман комплексын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасын эксплуатацияләү, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ абитуриентлар туплау мәсьәләләре һ.б. каралды.
Аерым алганда, министр Министрлыкның архив документларын цифрлаштыру буенча "Кәгазьдән саннарга" проектын гамәлгә ашыруның барышы белән кызыксынды. Аңа кирәкле техниканың бер өлеше сатып алынган, бүген оешма хезмәткәрләре Министрлыкның яңа архивы урнашкан бинаны ремонтлауга керешәчәк, дип сөйләделәр.
Киңәшмә азагында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Томск өлкәсеннән делегация килүгә һәм ТР мәктәп урманчылыкларының III слетын үткәрүгә кагылышлы берничә йөкләмә бирде.