Бүген Министрлыкта 2020 елда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республиканың урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
"Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2020 елдан башлап өч ел дәвамында ведомство буйсынуындагы учреждениеләр биналарын ремонтлау эшләрен этаплап үткәрү планлаштырыла, – диде киңәшмәне ачып, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Үткәрелгән инвентаризация нәтиҗәләре буенча без ремонтка мохтаҗ булган объектларны билгеләдек".
Министр сүзләренә караганда, программа кысаларында киләсе елда Аксубай, Бөгелмә, Зәй, Шәһәр яны, Саба урманчылыкларында, Тәтеш, Нурлат, Түбән Кама урман хуҗалыкларында 13 объект, шулай ук Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты биналары ремонтланачак.
Киңәшмәдә катнашучылар һәр объектта эш төрләре, проект-смета документларын эшләү, биналарның конструкцияләренә экспертиза үткәрү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты.