Министрлыкта Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ТР мәктәп урманчылыкларының III слетына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, эшләр белән идарә итүче Эльмира Шагаева, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ директоры Рим Фәхраҗиев, "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында мәктәп урманчылыклары күргәзмәсен оештыру, "Яшь урманчылар" конкурсын үткәрү, "Урман эзтабарлары" экологик квесты, слетта катнашучыларның яшәү һәм туклану мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты 2019 елның 29-31 июль көннәрендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында узачак.

"Иң көчле" исемен яулар өчен 31 команда көч сынашачак, катнашучыларның гомуми исәбе 120 артык булачак. Слетка барлыгы 200 артык кеше җыелыр дип көтелә. Ярышлар барышында конкурсантларга урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү күнекмәләрен, урманда ориентирлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, таксацияләү һәм урман янгыннарын сүндерү күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International