ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2019 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалын үстерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук урман культураларын техник кабул итү материалларын тикшерә. Бүген урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Әнәс Сөнгатуллин Арча муниципаль районында шундый тикшерү белән булды.
Ул "Арча урманчылыгы" ДКУ Балтач, Тукай һәм Сурнар кишәрлеге урманчылыкларында урман культуралары утырту сыйфатын бәяләде. Аңлатмаларны урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Раушан Гайфетдинов һәм урман культуралары инженеры Дамир Шиһабиев бирде.
Әнәс Сөнгатуллин сүзләренә караганда, барлык эшләр дә вакытында агротехник срокларда тиешле таләпләргә туры китереп башкарылган.
Быел урманчылык территориясендә урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре 80,5 га мәйданда башкарылган, урман питомнигында 0,8 га мәйданда орлык чәчелгән.