Бүген Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында югары уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, КДАУ хуҗалык-икътисад эшчәнлеге буенча проректоры Зөфәр Закиров, факультет деканы Людмила Пухачева һәм башкалар катнашты.
"Бүген истәлекле, әмма шул ук вакытта моңсу көн. Ул безнең өчен ямансу, чөнки без сезне олы тормыш юлына озатабыз, – диде чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Людмила Пухачева. – Сез озын юл үттегез, тырышып укыдыгыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын".
Зөфәр Закиров ректор исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын югары уку йортын тәмамлау белән котлады. "Биредә узган уку еллары җиңелләрдән булмагандыр дип ышанам – күп санлы зачетлар, имтиханнар, курс, диплом эшләре. Әмма сез бу сынауларны намус белән үттегез, – дип билгеләп үтте ул. – Чын күңелдән ышанам ки, сез университетта алган белемнәрегездән нәтиҗәле файдалана алырсыз һәм тормышта үз урыныгызны табарсыз. Кем әйтмешли, хәерле юл сезгә!"
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үз чыгышында хәзерге вакытта тармакта күп эш урыннары булуы турында сөйләде. "Министрлыкның, урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык, – дип ассызыклады ул. – Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет һәм һөнәри эшчәнлектә уңышлар телим. Үз көчегезгә ышанып эш итегез".
Алга таба югары уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Аларны "Урман эше" һәм "Ландшафт архитектурасы" юнәлешләре буенча белем алган 62 кеше алды.