Кичә, 15 июльдә, Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фәхраҗиев 1947 елда көллиятне тәмамлаган Рәисә Идиатуллина белән очрашты һәм аны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Чәй өстәле артында узган әңгәмә барышында Рәисә Идиатуллина үзенең тормышы һәм көллияттә укыган вакыты турында сөйләде. "Ул вакытта безнең өчен начар туклану һәм дәфтәр җитмәү төп проблема иде, – дип билгеләп үтте ул. – Бу аңлашыла да, ул вакытта Бөек Ватан сугышы бара иде бит. Безнең төркемдә 23 кеше укыды. 1947 елның 17 августында мин "урманчы" белгечлеге буенча урта һөнәри белем турында диплом алдым. 1951 елга кадәр сал агызуда кабул итүче булып эшләдем. Ул чакта агачны сал агызып ташыйлар иде".
Хәзерге вакытта Рәисә Идиатуллина Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Сосновка шәһәрендә яши.
Исегезгә төшерәбез, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ кадрлар әзерләү эше 1921 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә анда 9,2 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарылган.