Республиканың урман тармагы белгечләре балаларны савыктыру лагерьларында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр үткәрә

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Әлфинур Җиһаншина Чирмешән муниципаль районының Чирмешән авылында "Солнечный" балаларны савыктыру лагерында булды. Анда ул лагерьда тәрбияләнүче балалар белән очрашты һәм "Урман – безнең уртак йортыбыз" дигән темага дәрес үткәрде.

Дәрес барышында Әлфинур Җиһаншина экология, әйләнә-тирә мохитне саклауның әһәмияте турында җентекләп сөйләде. Шуның белән бергә ул укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International