ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү мәсьәләләре буенча абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен очрашу узачак

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ укырга керү мәсьәләләре буенча очрашу узачак.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары көллият тарихы, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, 2018 елда уку йортына кабул итү нәтиҗәләре һәм 2019 елда кабул итү үзенчәлекләре, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләре һ.б. турында белә алачак. Моннан тыш, көллияткә керү өчен документларны да тапшыру мөмкин булачак.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Казан шәһәре, Ямашев пр., 37а йорт (309 каб.). Башлана 11: 00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International