Урман тармагы белгечләре республиканың балаларны савыктыру лагерьларында тәрбияләнүче балалар өчен дәресләр үткәрә. Мәсәлән, 17 июльдә участок урманчылары Наил Фәсхетдинов һәм "Нурлат урманчылыгы" ДКУ Наилә Сафиуллина Нурлат районының Заречный бистәсендә урнашкан «Заречный» лагерында катнашучылар белән очраштылар.
Очрашу барышында урманчылык хезмәткәрләре укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды. Шулай ук алар КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетының һәм Лубян урман-техника көллиятенең әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләре һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде.