"Казан (Идел буе) федераль университеты" ФДББУ 3нче курс студенты Илсур Җиһаншин "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәге базасында уку практикасын узды.
Практика кысаларында студент урман патологиясе буенча дәүләт мониторингын гамәлгә ашыруда, ә атап әйткәндә – урманнарның санитар һәм урман патологиясе буенча торышына даими җир өсте күзәтүләрен тормышка ашыруда катнашты. Натураль эшләр тәмамланганнан соң, Илсур Җиһаншин урман патологларының инженер-остазлары җитәкчелегендә ГЛПМ буенча камераль эшләр башкарды.
Филиал базасында узган практика студентны шултиклем кызыксындырды ки, ул урманны яклау темасына чыгарылыш квалификация эшен әзерләү турында карар кабул иткән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, КФУдан тыш, "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге Лубян урман-техника көллияте, Суводск урман хуҗалыгы-техникумы (Киров өлкәсе) һәм башка урман тармагы белгечләрен әзерләү өлкәсендә дә хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.