Кама урманчылыгы белгечләре мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен диләнкеләрне аерып чыгару һәм таксацияләү буенча мастер-класс үткәрде

2019 елның 19 июле, җомга

Бүген ТР "Кама урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе белгечләре Балык Бистәсе районы Шомбыт урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерында тәрбияләнүче балалар белән очрашты. Шомбыт кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рифкать Исмәгыйлев һәм урман мастерлары укучылар өчен диләнкеләрне аерып чыгару һәм таксацияләү буенча мастер-класс үткәрде.

Укучылар урман корылышы планшетлары турында белделәр һәм буссоль, биеклек үлчәгечтән һәм үлчәм чәнечкесеннән дөрес файдаланырга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International