Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында балаларны савыктыру лагерьлары эшен тикшерде. Тикшерү балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия эше планы нигезендә үткәрелде.
Равил Кузюров муниципаль район башлыгы Камил Нугаев катнашында "Болгар" балаларны савыктыру-белем бирү үзәгендә һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы базасында оештырылган палаткалар шәһәрчегендә булды.
"Болгар" балаларны савыктыру лагеренда министрга биредә икенче смена тәмамлануы турында сөйләделәр. Беренче сменада 100 кеше катнашкан, икенче сменада – 140. Мәйданчыкта волейбол, баскетбол, бадминтон, мини-футбол, тренинглар, уеннар һ.б. ярышлар үткәрелә.
Музей-тыюлыкның палаткалы шәһәрчегендә бүген "Лига форум" студентлар мәгариф форумының һөнәри үсеш өлкәсендә компетенцияләр үсешенә багышланган беренче сменасы үз эшен тәмамлый. Анда республиканың 18 районыннан һәм шәһәреннән һәм Мәскәү шәһәре көллиятеннән 600 кеше катнашкан. Смена "Медиа", "Иҗат", "Фән", "Мәдәният", "Студентлар үзидарәсе" дигән биш юнәлеш буенча эшләгән. Икенче смена иртәгә, 25 июльдә ачыла һәм 5 көн дәвам итәчәк, өченче смена – 30 июльдә.
Тикшерү барышында Равил Кузюров балаларның һәм яшьләрнең туклануын, яшәү шартларын һәм ялын оештыруга, персоналга һәм сак эшчәнлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирде.
Шулай ук сәфәр кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы "Болгар урманчылыгы" ДКУ һәм "Болгар урман хуҗалыгы" ДБУ эше белән дә танышты. Хезмәткәрләр белән очрашу барышында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын тормышка ашыру һәм тармак оешмалары биналарын ремонтлау мәсьәләләре каралды.