Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре коммерциясез бакчачылык ширкәтләре әгъзалары арасында аңлату эшләре алып бара

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре урман фонды янәшәсендә урнашкан коммерциясез бакчачылык ширкәтләре әгъзалары арасында аңлату эшләре алып бара. Әйтик, кичә, 24 июльдә, мондый очрашу Тукай муниципаль районының Иске Дөреш авылында "Дубравушка" ширкәтендә узды.

Җитәкче-урманчы урынбасары Евгения Клеткина, урманны саклау һәм яклау инженеры Алевтина Согорина һәм Татарстан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин бакчачылык ширкәте әгъзаларына урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерде, ботак, коры үлән һәм көнкүреш чүп-чарын тупламау турында искәртте. Шулай ук очрашу барышында урманда ауган агачларны җыю мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International