ТР "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ Котлы Бөкәш кишәрлеге урманчылыгының 37 кварталына караган урман фонды территориясендә 230 еллык сабакчалы имән табылган. Агачның яшен урманчылык белән "ВНИИЛМ" ФБУ филиалы "Көнчыгыш-Европа урманчылыгы УСС" хезмәткәрләре билгеләгән.
"Агачның урман патологиясе буенча торышын канәгатьләнерлек дип бәялибез. Көзен бу имәннән имән чикләвеге җыярга планлаштырабыз", – дип билгеләп үтте Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев.