Узган атнада Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары урманнарда 450 патруль башкарган һәм урман законнары бозылуның 9 очрагын ачыклаган, шул исәптән Шәһәр яны урманчылыгының урман фонды территориясендә урман утыртмаларын законсыз кисүнең 2 очрагы теркәлгән. Урман фондына китерелгән зыян 6,2 мең сум күләмендә бәяләнә.
Ел башыннан бирле дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 15 меңнән артык патруль үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 517 беркетмә төзелгән. Шулай ук урман фондына якын булган җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,3 мең данәдән артык кисәтү бирелгән.