Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетын ябу тантанасы булды. Анда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Кукмара муниципаль районы советы Аппараты җитәкчесе Резедә Гаянова, Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фәхраҗиев һ.б. катнашты.
"Әлеге 3 көннең барысы да бай һәм нәтиҗәле узды. Сезнең белән бер елдан соң шундый ук составта күрешербез дип өметләнәм, – диде Илгизәр Зарипов слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, укуда уңышлар һәм яңа җиңүләр телим".
Резедә Гаянова билгеләп үткәнчә, районда мәктәп урманчылыклары санын арттыру бурычы куелган. "Инде урманнарны саклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын беркемгә дә исбатларга кирәкми, – дип ассызыклады ул. – Урманнарны саклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләре дә бик мөһим. – Бу слет ярыш кына түгел, ә чын бәйрәм дә булды, сез бик күп яңалык белдегез һәм яңа дуслар таптыгыз. Киләсе елда да сезне көтеп калабыз".
"Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда" конференциясенең "Урман һәм кеше" секциясенең эш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Зәй районының "Елочка" мәктәп урманчылыгыннан Фоат Сираҗиев алды, 2 нче урында – Эльза Шебалова (Кайбыч районының "Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровка УБМ" МБМУ "Имәнлекләр" мәктәп урманчылыгы), 3 нче урында – Наталья Дружкина (Тәтеш районы Урюм урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Лесовичок" мәктәп урманчылыгы).
"Табигатьне саклау эшчәнлеге" секциясенең эш нәтиҗәләре буенча Ирина Сенченкова (Әлмәт районы Урман-Кәләй урта мәктәбенең "Урман чишмәсе" мәктәп урманчылыгы) җиңү яулады, 2 нче урында – Зәлинә Газизова (Нурлат районының "М.Е.Сергеев ис. Нурлат гимназиясенең "Ак каен" мәктәп урманчылыгы, 3 нче урында – Асия Мөхәммәтҗанова (Яшел Үзән районының В.В.Карпов исемендәге лицейның "Яшел утраучык" мәктәп урманчылыгы).
Тест нәтиҗәләре буенча 1 нче урында – Айгөл Хәбибрахманова (Мамадыш районы Олыяз лицееның Олыяз мәктәп урманчылыгы), 2 нче урында – Вероника Федорова (Кукмара районы Лубян урта мәктәбенең "Экос" мәктәп урманчылыгы), 3 нче урында – Энҗе Әхтәмҗанова (Саба районы Лесхоз урта мәктәбенең "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгы).
"Яшь урманчылар" конкурсы йомгаклары буенча 1 нче урынга – Артем Козырев һәм Константин Дуглов ("Экос"), 2 нче урынга – Артур Галимҗанов һәм Рәдис Галәвиев (Биектау районы Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Яшь урманчы" мәктәп урманчылыгы), 3 нче урынга Рамин Фәйзуллин һәм Илсаф Исмәгыйлев (Балык Бистәсе районы Шомбыт урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Лесовичок" мәктәп урманчылыгы) лаек булдылар.
Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – "Урман чишмәсе" мәктәп урманчылыгы, икенче урында – "Нургали оныклары" һәм өченче урында – "Экос".
Җиңүчеләргә ноутбуклар, планшетлар, сәгать, урман-таксация приборлары һ.б. бирелде.
Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты нәтиҗәләре белән җентекләбрәк биредә танышырга мөмкин: http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/itogi-iii-sleta-shkolnih-lesnichestv-respubliki.htm.