Слет кысаларында республиканың иң көчле җитәкче-урманчылары билгеләнде

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

2019 елның 29-31 июль көннәрендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты узды. Кичә, 30 июльдә, слет кысаларында, республиканың урманчы-җитәкчеләре арасында һөнәри осталык конкурсы узды. Ярышларда 31 кеше катнашты.

Шартлар буенча, конкурсантлар урман законнары нигезләрен һәм урман хуҗалыгын алып бару нигезләрен белүгә тест узды, административ хокук бозулар турында беркетмәләрне һәм урман торгызу проектларын рәсмиләштерү буенча үз осталыкларын күрсәтте.

Бүген конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Аның йомгаклары буенча 1 нче урынны ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев алды, 2 нче урында – ТР "Зәй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина, 3 нче урында – ТР "Әлмәт урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Флүн Галимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International