Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетында Свердлау өлкәсе командасы катнашты

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

2019 елның 29-31 июль көннәрендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты узды. Анда Свердлау өлкәсенең Серов районы Филькино авылы төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Урман дозоры" мәктәп урманчылыгы да зачеттан тыш катнашты.

"Барысы да бик әйбәт узды, чараны югары дәрәҗәдә оештырганнар. Безне каршы алдылар, урнаштырдылар, слет программасы кызыклы һәм бай булды, балалар канәгать калды, – дип кичерешләре белән уртаклашты "Серов урманчылыгы" ДКУ урман мастеры, берләшмә кураторы Светлана Новоселова. – Җылы кабул итүләре өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә".

Мәктәп урманчылыгында катнашучы Мария Кулешова киләсе елда да слетта катнашыр идем, дигән теләк белдерде. "Бик күңелле һәм кызыклы булды, "Урман эзтабарлары" экологик квесты аеруча ошады. Мин яңа белемнәр алдым һәм яңа кешеләр белән таныштым", – дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International