Казанда "Биосфера" республика лагерь-мәктәбенең 25 еллыгын билгеләп үттеләр

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАМУ "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында сәләтле балалар өчен "Биосфера" республика лагерь-мәктәбенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик белем бирү идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Лилия Сәүбанова, ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ инженеры Рөстәм Дәүләтшин һәм башкалар юбилей белән котлады.

Рөстәм Дәүләтшин, бүгенге көндә "Биосфера" лагерь-мәктәбе үзара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу, экология һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә яңа белемнәр алу өчен уникаль мәйданчык булды, дип билгеләп үтте. "Мәктәп укучылары өчен мондый профильле сменаны үткәргән өчен оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Без дә яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча эш алып барабыз – Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук безнең "Урман дуслары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрәбез. Чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим", – диде ул.

Юбилейлы профиль сменасы 25 июльдә ачылган һәм 11 августка кадәр дәвам итәчәк. Анда бөтен республикадан 72 укучы катнаша. Смена кысаларында балалар экология, туфрак белеме, гидробиология, дендрология, урман белеме һәм башка тармак фәннәрен өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International