Министрлыкта абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен Лубян урман-техника көллиятенә керү мәсьәләләре буенча очрашу булачак

2019 елның 2 августы, җомга

2019 елның 6 августында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенә укырга керү мәсьәләләре буенча очрашу узачак.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары көллият тарихы, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, 2018 елда уку йортына кабул итү нәтиҗәләре һәм 2019 елда кабул итү үзенчәлекләре, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләре һ.б. турында белә алачак. Моннан тыш, көллияткә керү өчен документларны да тапшыру мөмкин булачак.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Казан шәһәре, Ямашев пр., 37а йорт (309 каб.). Башлана - 11:00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International