ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, анда йөкләмәләр үтәлеше барышы турында фикер алыштылар, шулай ук киләчәккә бурычлар куелды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга санитар-савыктыру чараларын үткәрү, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү һәм гамәлгә кертү, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ абитуриентларны кабул итү һ.б. буенча уздырыла торган чаралар хакында сөйләделәр.

Чыгышларны тыңлаганнан соң, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәткәрләргә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау буенча контрольне көчәйтергә һәм мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирергә кушты. "Мәктәп урманчылыклары үзләрен гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын тәрбияләүнең һәм аларны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итүнең иң нәтиҗәле формаларыннан берсе итеп күрсәтте. Бүгенге көндә республикада шундый 66 берләшмә бар, аларда 1400 артык кеше исәпләнә. Безнең бурыч – бер ел эчендә 50 яңа мәктәп урманчылыгы оештыру", – дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International