16 августтан 29 августка кадәр Казан шәһәре территориясендә, шулай ук ТР Лаеш муниципаль районының Олы Кабан һәм Столбище авыл җирлекләрендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыруга бәйле. Тиешле карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында имзаланган.
Махсус режим чорында корыган үләнне һәм чүпне яндыру, барлык категория җирләрендә учак ягу, шулай ук чемпионатны үткәргәндә кулланылучы корылмалардан 1-3 класслы куркынычлы пиротехника әйберләрен куллану тыела. Моннан тыш, 16 августтан 29 августка кадәр гражданнар күпләп ял итә торган урыннарда, урман-парк зоналарында һәм чемпионат уздыру объектлары янында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча патрульлек уздырылачак.