Татарстанда урман культураларын агротехник карау буенча 10,7 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 августына алар 10,7 мең га мәйданда башкарылган.

Агымдагы елда мондый эшләр 17,9 мең гектарда башкарылачак. Иң күп эшләр Саба урман фонды (1,2 мең га), Кызыл Йолдыз (686 га), Арча (580 га), Минзәлә (540 га), Бөгелмә, Нурлат (527 шәр га) һәм Кайбыч (485 га) урманчылыклары территорияләрендә башкарылган.

Урман культураларын агротехник карау – туфрак йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне аклау юлы белән культивацияләнүче агач һәм куакларның үсеп китүе һәм үсү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Алымнарның ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International