2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты узачак. Ярышларда 63 илдән 1,3 меңнән артык конкурсант катнашачак.
Катнашучыларга хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика, сәнәгый җитештерү, мәгълүмат технологияләре, сәнгать һәм дизайн, төзелеш өлкәләрендә төп WorldSkills International исемлегенең 56 компетенциясе буенча ярышырга туры киләчәк. Россия Федерациясе җыелма командасына 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге 14 кыз һәм 49 егет – Архангельск, Брянск, Волгоград, Воронеж, Кострома, Курган, Ленинград, Липецк, Новосибирск, Оренбург, Орел, Рязань, Самар, Свердлау, Тула, Төмән, Ульян, Чиләбе һәм Ярославль өлкәләре, Краснодар һәм Красноярск крайлары, Башкортостан һәм Татарстан Республикалары, Чуаш Республикасы, шулай ук Мәскәү шәһәре вәкилләре кергән.
"Ландшафт дизайны" компетенциясе буенча ярышларда илнең җыелма командасы составында "Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенең 3 нче курс студенты Станислав Козырев та катнашачак. "Мин 2016 елдан бирле ландшафт дизайны белән шөгыльләнәм. Миңа һәрвакыт бу эшчәнлек өлкәсе ошый килде, үз кулларым белән матурлык, "кабатланмас атмосферасы булган тыныч һәм тату почмаклар" ясарга яратам, – дип сөйләде Станислав Козырев. – Хәзер Мәскәүдә, ярышларга архитектура, дизайн һәм инжиниринг көллияте базасында әзерләнәбез. Озак юл уздык, без төбәк һәм Россия чемпионатларында катнаштык һәм призлы урыннар яуладык. Хәзер исә, кем әйтмешли, финиш сызыгы, гомумән, мин үз осталыгымны һәм күнекмәләрен күрсәтергә әзер".