Лубян урман-техника көллиятендә укырга керү өчен документлар кабул ителә

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә.

Абитуриентлар "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Икътисад һәм бухгалтер исәбе" белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 нчы сыйныф базасында уку вакыты – 3 ел да 10 ай, 11 нче сыйныф базасында – 2 ел да 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

Лубян урман-техника көллиятендә студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә.

Тулырак мәгълүматны көллият сайтында белергә була:  http://lublt.ru яки түбәндәге телефон буенча: 8 (84364) 23-2-23.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International