Идел буе урманчылыгында быел урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген ТР "Идел буе урманчылыгы" ДКУ 2019 елда урманнарны торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, урманчылыкның җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлев, Идел буе урман хуҗалыгы директоры Фәрит Галиәхмәтов, учреждение хезмәткәрләре катнашты.

Фәрит Галиәхмәтов быел урманчылык территориясендә 12 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү, яклагыч урман утыртмалары утырту, 12 гектарга урман культураларын өстәп утырту эшләренең башкарылганлыгы хакында сөйләде.

Алга таба киңәшмәдә катнашучылар район торак пунктларында көзге чорда агач утырту буенча акция үткәрү мәсьәләләре турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International