ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урманчылыгында булды

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урманчылыгында булды. Эш сәфәре барышында аны җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев һәм кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин озатып йөрде.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров базислы урман питомнигын, теплицаны карады һәм Матюшино кишәрлеге урманчылыгының 68 нче кварталында һәм Столбище кишәрлеге урманчылыгының 59 нчы кварталында урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде.

Очрашу барышында урманнарны янгыннардан саклау, урман фонды территориясен чистарту, умарталык тоту һ.б. мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, Равил Кузюров белгечләргә урман питомнигына һәм сыйфатлы утырту материалы үстерүгә аерым игътибар бирергә кушты. "Без урманнарның токым составын яхшырту буенча системалы эш алып барырга тиеш", – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International