Быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика смотр-конкурсын үткәрә.
Смотр-конкурс кысаларында Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең агымдагы елдагы эш нәтиҗәләре бәяләнәчәк. Федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы урман фонды территориясен төзекләндерүгә, яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын карап тотуга (беседкалар, кече архитектура формалары һ.б. төзү), массакүләм ял итү урыннары янындагы урман кишәрлекләрен чистартуга, күрсәтмә агитациянең торышын яхшыртуга (аншлагларны, баннерларны, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында плакатлар яңартуга, урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактик эшләргә (лекцияләр үткәрүгә, урман белән сак эш итү турында әңгәмәләр үткәрүгә, видеофильмнар булдыруга, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясауга) аерым игътибар биреләчәк һ.б.
Смотр-конкурста республиканың 31 урманчылыгы катнаша. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр турында материаллар кабул ителә. Министрлыкның конкурс комиссиясенә документларны 13 урманчылык тапшырды.
Смотр-конкурста җиңүчеләр һәм призерлар август ахырында билгеләнер дип көтелә.