Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә урманнарны торгызу эшләрен яхшыртылган нәселдәнлек үзлекләре булган орлыклар белән тәэмин итү өчен урман орлыкчылыгы объектлары бар: урман орлыгы плантацияләре – 86 га һәм даими урман орлыгы кишәрлекләре – 1250 га. Әлеге мәйданнарның төп өлешен сабакчалы имән алып тора – 89%, гади нарат – 7%, Европа чыршысы – 3% һәм Себер карагае – 1%.
Көзге чорда республикада 11,4 мең килограммнан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү планлаштырыла. "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" белгечләре көтелгән уңышны бәяләүне контрольдә тота һәм урман орлыкчылыгы объектларында вак-хуҗалык токымнары орлыкларын җыю мөмкинлеген билгеләде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча билгеләнгәнчә, урман орлыгы плантацияләрендә 1 гектардан уртача алганда 2 килограмм гади нарат орлыгын җыеп алырга мөмкин булачак. Даими урман орлыгы кишәрлекләрендә, үз чиратында, 1 гектардан уртача 5 кг Европа чыршысы орлыгын һәм 13 кг гади нарат орлыгын әзерләп булачак.