Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында төбәкләрдә урманнарны саклау һәм торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында төбәкләрдә урманнарны саклау һәм торгызу буенча эшләрне башкару мәсьәләләре, шулай ук 2019 елгы көзге урман культуралары сезонына планнар буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгына идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры Надежда Кузякина, Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алсу Мостафина һәм урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алсу Антонова катнашты.

Киңәшмә барышында урман утыртмаларына урман патологиясе тикшеренүләрен үткәрү, шәхси ярдәмче хуҗалык актларын төзү, санитар-савыктыру чараларын үтәү һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен башкару мәсьәләләре каралды. Сергей Ковалев шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 2019 елның 6 июнендәге 135-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру турында да мәгълүмат бирде. Исегезгә төшерәбез, законда урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышы турындагы белешмәләрне яшергән яки урман патологиясе тикшерүе актына ялган белешмәләр керткән өчен вазыйфаи затларга 5 мең сумнан 20 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган. Законда билгеләнгән срокта башкарма хакимиятнең федераль органына расланган УПТ актын җибәрмәгән очракта да шундый ук күләмдә штраф каралган.

Күрсәтелгән хокук бозуларны яклагыч урманнарга, урманнарның махсус сакланыла торган кишәрлекләренә, шулай ук урман паркларында урнашкан урманнарга карата кылынган очракта штраф күләме 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Утырыш ахырында Сергей Ковалев "Яшә, урман!" россиякүләм акциясен уздыру мәсьәләләренә дә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International