Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика смотр-конкурсы комиссиясе утырышы булып узды. Тәкъдим ителгән проектлар буенча фикер алышуда Министрлык хезмәткәрләре – бүлек башлыгы Тимур Галиев, сектор мөдире Алсу Мостафина, әйдәп баручы киңәшче Рамил Шәйхетдинов, әйдәп баручы консультантлар Андрей Атаманов, Резилә Слепченко һ.б. катнашты.
Смотр-конкурска республика урманчылыкларыннан 21 проект керде. Аларда тармак оешмалары вәкилләре агымдагы елда – федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы урман фонды территориясен төзекләндерү, яшел зоналарны, урман паркларын, ял урыннарын карап тоту, массакүләм ял итү урыннары янындагы урман кишәрлекләрен чистарту, күрсәтмә агитация торышын яхшырту, урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактика эшләре буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен чагылдырды.
Танышканнан соң смотр-конкурска тәкъдим ителгән проектлар турында фикер алышу булды.
Оештыру комитеты әгъзалары сүзләренә караганда, ведомство карамагындагы барлык учреждениеләр тарафыннан масштаблы эш башкарылган. Смотр-конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.